24.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ кибетендә кулланучылар өчен кизъ тору үткәрде.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде.
Шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 2463 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен Казан территориаль органы координатлары бирелде, Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.