Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты, бәяләр дәрәҗәсе, ассортиментта кирәкле товарлар булу-булмауга зур игътибар бирәләр.
Икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре беренче чиратта кирәкле товарлар исемлегендә, ә икмәк пешерү икътисадның социаль әһәмиятле тармагы булып тора. Безнең табыннарга килеп җиткән икмәкне пешерү - катлаулы, зур хезмәт таләп итә торган процесс, ул берничә эзлекле этаптан тора. Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина, Зәй муниципаль районы 6 нчы урта мәктәбе укучылары белән бергә, икмәк барлыкка килү юлын белергә, аның авыр хезмәт нәтиҗәсе икәнлеген аңларга, икмәккә сакчыл караш булдырга һәм «ничек, ни өчен» дигән сорауларга җавап алырга тырыштылар. Предприятие буйлап мавыктыргыч сәяхәткә аларны «Зәй икмәге» ҖЧҖ чакырды. Башта чарада катнашучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, аннан соң бахилалар һәм «шакалар» бирделәр, аннары икмәк заводы тарихы турында белделәр. Җитештерелә торган продукциянең ассортименты бай һәм төрле. Болар -икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, пироглар һәм күмәчләр, торт һәм пирожныйлар, кекслар һәм вафли, баранкалар һәм сохари һ. б.
Экскурсия цехлар буйлап узды, анда балаларга икмәк әзерләү процессы, камырны ничек изү, ничек пешерү, ничек төрү турында сөйләделәр. Төргәк – икмәкнең куллану вакытын арттырырга ярдәм итә, аны саклый һәм мәгълүмати һәм маркетинг функцияләрне башкара. Анда продуктның маркировкасы, җитештерү датасы, саклау вакыты, составы күрсәтелгән. Сатып алучылар өчен мәгълүматка карата таләпләр сәүдә эшчәнлегенең билгеле бер төрләрен җайга салучы законнар һәм кагыйдәләр белән билгеләнгән. Азык-төлек продуктларын маркировкалауга һәм кулланучы өчен мәгълүматка карата закон таләпләре «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында» 29-ФЗ номерлы Федераль законда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында беркетелгән. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясы таләпләре нигезендә җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында, аларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүче кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында тапшырырга тиеш.
Чара ахырында барысын да икмәк заводы продукциясен татып карарга чакырдылар. Бик мавыктыргыч булды! Хәзер балалар Зәй кибетләрендә үзләренең, җирле икмәк-булка эшләнмәләрен танып белә ала.