2021 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ территориясендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Шулай ук сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.