Гарантия ремонтын үткәргәндә кәрәзле телефон зыян күргән

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин В. сатучыга гарантия ремонтына бирелгән кәрәзле телефоны зарарлануга бәйле бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Телефон сатып алганнан соң күпмедер вакыт телефон яхшы эшләгән, тик аннан соң анда җитешсезлекләр ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә товар гарантияле ремонт үткәрү өчен сатучыга тапшырыла. Товарны кабул иткәндә сатучы ясаган тасвирлама нигезендә, телефонда вак тырналу эзләреннән башка, механик зыян килмәгән. Кулланучы товарны ремонттан соң алганда, экранның почмагында механик зыян салынган. Югарыда күрсәтелгән җитешсезлек товарны сатучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Әмма сатучы үз гаебен танымый һәм кулланучының үз товарын алуын таләп итә.

Кулланучыга «Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карау хакында» 28.06.2012 ел, №17 РФ Югары Суды Пленумы карарының 42 пунктына аңлатма бирелде, ул, җитешсезлекләрне (гарантия ремонтын) түләүсез бетерү белән бәйле бәхәсләрне караганда, әлеге ремонтны үткәрү өчен товарны сатучыда (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортерда) әлеге товарны бушлай саклау буенча кулланучы алдында йөкләмә тууын истә тотарга кирәк, аңа, әгәр кулланучылар хокукларын яклау турында законда башкасы каралмаган булса, саклау килешүе турында РФ ГК 47 бүлеге кагыйдәләре кулланыла (РФ ГК 906 статьясы).

РФ ГК 902 ст.2 п. нигезендә, түләүсез саклаганда, мөрәҗәгать итүчегә әйберләрнең югалуы яки зыян күрүе аркасында: әйберләрнең югалуы һәм җитмәве өчен - югалган яки җитмәгән әйберләрнең бәясе күләмендә; әйберләргә зыян салган өчен - аларның бәясе кимегән сумма күләмендә каплана. Күрсәтелгән статьяның 3 пункты нигезендә, саклаучы җавап бирә торган зыян нәтиҗәсендә әйбернең сыйфаты шулкадәр үзгәргән ки, ул беренчел билгеләнеше буенча кулланыла алмый, күрсәтүче (бу очракта кулланучы) аннан баш тарта һәм саклаучыдан бу әйбернең бәясен, шулай ук законда яки саклау килешүендә башкасы каралмаган булса, башка зыяннарны түләтүне таләп итә ала.

Кулланучыга претензия төзүдә ярдәм күрсәтелде. Кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта мәсьәлә суд тәртибендә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International