Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Тәмле» кибетендә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Семинар барышында катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Барлык катнашучылар да «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында мәгълүмат, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.