Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы К. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте – сатучы кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарта.
Июнь башында кулланучы кибеттә электродрель сатып ала, әмма берничә көннән соң ул ватыла. Сатып алучы сатучыга акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән, тик ул бары тик ремонт кына тәкъдим иткән. Кулланучы моның белән килешми һәм Чистай территориаль органына үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итте. Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясына (алга таба – Закон) аңлатма бирелде, ул әлеге мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Электроинструментлар (кул техникасы һәм күчерелмә электр машиналары) РФ Хөкүмәтенең 10.11.2013 ел, № 924 карары белән расланган техник яктан катлаулы товарлар Исемлегенә керә һәм сатып алынганнан соң 15 көн эчендә җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы килешүне өзгәндә шул ук маркадагы товарга алмашканда, яки сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы товарга алмашуны таләп итәргә хокуклы. Сатып алганнан соң 15 көн вакыт узгач, югарыда күрсәтелгән товарның бары тик бер очракта гына кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш: товарның җитешсезлеген ачыклау; товарның кимчелекләрен бетерү сроклары бозылу; товарның һәр ел дәвамында гарантия срогы дәвамында, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, товардан файдалану мөмкинлеге булмау.
Шулай итеп, сатучының гамәлләре законсыз. Закон нигезендә, таләпләрне сайлап алу хокукы кулланучыга карый, һәм ул килешүне өзгәндә, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучыга сатучының гамәлләренә карта претензия җибәрергә тәкъдим ителде. Бәхәм претензия тәртибендә хәл ителмәсә, кулланучыга үз хокукларын яклау буенча судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.