Кызганычка каршы, сатучыларның сыйфатсыз товар сатып, кулланучылар исәбенә баерга тырышу очраклары еш очрый әле. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнар өчен даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә.
2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов үткәрде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе кысаларында барлык мәсьәләләр буенча да тулы җаваплар бирделәр һәм халыкка сатучы белән ничек сөйләшүләр алып барырга һәм сыйфатсыз товар белән килеп туган очракта кулланучы нинди хокукларга ия булуын аңлаттылар. Чара барышында кулланучылар өчен буклетлар, белешмәлекләр тапшырылды.