Үз хокукларыбызны якларга өйрәнәбез

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Иске Кырлай китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Кулланучы, үз хокукларыңны бел!» дип исемләнгән агарту чарасы уздырылды.

Очрашуга Иске Кырлай авылы гражданнары килде һәм китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләрен белде, товарлар сатканда кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасында килеп туган мөнәсәбәтләр, кулланучыларга тормыш, сәламәтлек, кулланучылар мөлкәтенә һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз сыйфатлы товар сатып алуга карата бу законны нинди хокуклар билгели? дигән сорауларга җаваплар алдылар.

Шулай ук сатып алучының кимчелекле товарны сатып алганда хокукы турындагы мәсьәләләр дә кузгатылды. Кызганычка каршы, күбебез вакыт-вакыт тиешле сыйфатта булмаган товар сатып ала. Бу җитештерүчеләрнең берникадәр ваемсызлыгы, продукциянең сыйфатын тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмау, җитештерү урыннарыннан сәүдә мәйданнарына илтү, яки турыдан-туры өйгә илтеп җиткерү белән дә бәйле. Кулланучы сатучыга яки җитештерүчегә яраксызга чыгарылган товарга карата үз дәгъваларын белдерергә хокуклы булган кайбер мисаллар китерелде. Чара барышында кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International