Сервис сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын арттыру буенча планлаштырылган чаралар кысаларында, «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр кузгатылды.

Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде, сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International