Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту

2021 елның 18 июне, җомга

2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Коморгүз авылында гражданнарны кабул иттеләр. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту.

Гражданнарны кабул итү турында халыкка алдан ук җәмәгать урыннарында, авылның мәгълүмат стендларында һәм ватсап төркеме аша хәбәр ителгән. Нигездә, кабул итүдә авыл халкы катнашты, һәм сораулар сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде.

Гражданнарга Россия Федерациясе законнары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә, һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Авылым» ҖЧҖ һәм шәхси эшмәкәр Зарипов А.Р. сатучылары өчен сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы турында һәм аларны дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итүче товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу турында, товарлар һәм икмәк-күмәч әйберләрен сату кагыйдәләре турында аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Сатучыларның аеруча игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International