3032, 21 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынды

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерүләрен һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, алга таба юк итү максатыннан, «Татспиртпром» ААҖнә конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукция тапшыруны үткәрде.

16 июньдә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан биш складтан алкогольле продукция юкка чыгаруга озатылды. Стандартлар, санитар кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары таләпләренә җавап бирми торган алкогольле һәм спиртлы продукциянең гомуми күләме 3032,21 литр тәшкил итте.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше дәвам итә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы даими контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International