Без барыбыз да смартфоннардан файдаланабыз, чөнки ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, кая гына булсак та һәрвакыт элемтәдә булырга ярдәм итә. Әлеге товарның тормышыбызда популярлык яулавы сәбәпле, без аларны мөмкин кадәр еш алыштырабыз һәм яңа модельләр сатып алабыз. Шуңа күрә сыйфатсыз кәрәзле телефон алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итү очраклары да аз түгел.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Балтач районында яшәүчедән дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьнең асылы шунда, узган елның 4 ноябрендә кулланучы кәрәзле элемтә салонында телефон сатып ала. Баштан ук телефонда җитешсезлекләр сизелә, соңрак исә шалтыратулар һәм сөйләшүләр вакытында ул тик торганда өзелә һәм сүнә. Телефон сатып алганның өченче көнендә гражданин К. сату-алу килешүен өзү һәм акчаны кире кайтару таләбе белән претензия бирә. Товар сыйфатны тикшерүгә җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча товар төзек булып чыккан, кулланучылар белешмәләре һәм көйләүләр яңадан торгызган. Кулланучы сервис үзәге тарафыннан бирелгән техник бәяләмә белән килешми. Үзенең законлы хокукыннан файдаланып, гр. К аккредитация узегенде бәйсез экспертиза уткәру очен кесә телефонын тапшыра. Экспертиза нәтиҗәсендә телефонның характерында җитешсезлекләр ачыклана. Шуннан соң кулланучы сатучыга кабат мөрәҗәгать итә, әмма кулланучының таләбен канәгатьләндерүдән кабат баш тарталар. Билгеле инде, кулланучы сатучының гамьсезлегенә шакката.
Мәсьәләне закон нигезендә хәл итү максатыннан, гражданин К. ярдәм сорап Арча территориаль органына мөрәҗәгать итте. Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыга консультация ярдәме күрсәтте һәм сату-алу килешүен өзү, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчалата сумманы түләттерү, товарга бәйсез экспертиза үткәргән өчен түләнгән акчалата сумманы, неустойканы, мораль зыянны һәм штрафны компенсацияләү турында дәгъва гаризасы проекты төзелде.
Бу күңелсез вакыйга, нәтиҗәдә, уңай хәл ителде. Җәмәгать судьясы тарафыннан кулланучының куелган таләпләрен тулысынча канәгатьләндерү турында дәлилләнгән карар чыгарылды.