Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына 2021 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ күрсәткәнчә, азык – төлек булмаган товарлар, шул исәптән техник яктан катлаулы товарлар белән сәүдә итү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча иң күп мөрәҗәгать кергән – барлыгы 283. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе - 145, кәрәзле телефоннардагы җитешсезлекләрне ачыклау очракларына, планшетларның сыйфаты буенча 38 мөрәҗәгать, 27 – телевизорларгага кагыла.
2021 елда хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр кергән, шул исәптән көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча - 22 мөрәҗәгать. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе тәрәзәләр һәм ишекләр ясау һәм урнаштыру белән бәйле. Кулланучылар әзерләнгән һәм урнаштырылган тәрәзәләр һәм ишекләр сыйфатына, шулай ук килешүләрне үтәү срокларын бозуга зарланалар.
Косметология, дәвалау хезмәтләре күрсәтү буенча шартнамәләрне өзү мәсьәләсе буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен аерым бүлеп бирергә мөмкин. Асылда, алар төзегән шартнамәләр катнаш санала, чөнки үз эченә түләүле хезмәт күрсәтү һәм косметик чаралар комплектын ала. Кулланучылар косметологик хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәләр һәм 100,0 мең сумнан артык кредит килешүе төзегәндә барлык нечкәлекләрне аңламауга зарлана. Казан территориаль органына мөрәҗәгать иткән кулланучыларга килешү шартларын игътибар белән укырга киңәш итәбез.
2021 елның беренче яртыеллыгында элемтә хезмәтләре буенча мөрәҗәгатьләр саны шактый кимегән –күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча бер генә мөрәҗәгать тә килмәгән.
Телдән консультацияләр, аерым алганда, телефон аша, «консультация өстәлләре» һәм Казан шәһәре һәм ведомство карамагындагы районнар базарларында дежур тору барышында 1210 гражданга ярдәм күрсәтелде.
Территориаль орган белгечләре кулланучыларга проблемаларны судка кадәр тәртиптә хәл итәргә, шул ук вакытта төрле формаларда ярдәм күрсәтш: консультацияләр бирә һәм претензияләр төзүдә катнаша, мәсьәләләрне судка кадәр хәл итмәгәндә – дәгъва гаризалары проектларын төзүдә булыша.