Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пивоман» сәүдә челтәрендә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукция сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде.
Катнашучы хезмәткәрләр һәм кулланучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон нормалары һ. б. нигезләмәләре белән таныштылар.
Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып кала бирә.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында мәгълүмат бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.