Язгы-җәйге сезон башыннан кулланучыларның сатып алу активлыгы арта, күпләр ялларга әзерләнә, гардеробын яңарта, шуның белән бер рәттән кулланучы белән сатучы арасында низаглы хәлләр саны да арта. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре даими рәвештә эре сәүдә үзәкләренә һәм шәһәр базарларына чыгып, шәхси эшмәкәрләр өчен профилактик чаралар үткәрә һәм кулланучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештыралар. Шуларның берсе - Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Меркурий» сәүдә үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча күчмә чара үткәрде.
Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 25 статьясы аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» дигән темага аңлатма бирделәр: ул, товарның күләме, формасы, төсе буенча туры килмәгәндә, 14 көн эчендә, әгәр товар куллануда булмаса, һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итмәсә, кулланучы әлеге товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә кире кайтаруны таләп итмәсә, сату - алу килешүен үтәүдән баш тартырга хокуклы, дип аңлата. Кулланучыда товар чегы яки касса чегы, яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документ булмау аның азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алыштыру мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Кизү тору вакытында ике кулланучының сораулары хәл ителде: сатып алынган сыйфатсыз хатын-кыз аяк киеме өчен акчаны кире кайтару һәм размеры буенча туры килмәгән спорт костюмын алыштыруга ирешелде.
Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм брошюралар таратылды.