Сыйфатсыз фотоаппарат өчен кулланучыга акчаны кире кайтару мәсьәләсе буенча консультация бирелде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

- Мин цифрлы фотоаппарат сатып алдым, әмма ул яраксызга чыкты. Гарантия срогы тәмамланмаганлыктан, мин аны кибеткә китердем. Тикшерүдән соң экспертиза товарда завод җитешсезлеге барлыгын ачыклаган. Тик миңа фотоаппарат өчен сарыф ителгән сумманы кире кайтарырга теләмиләр, шул ук кибеттә яңа модельне сайларга тәкъдим итәләр. Бу дөресме? Мин үз акчамны алырга һәм үзем теләгән башка урында  фотоаппарат сатып алырга хокуклымы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау законнары буенча аның хокукларын аңлатып консультация бирелде.

Сатучының гамәлләре хокуксыз, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясына каршы килә. Сыйфатсыз товар сатылган кулланучы, үз теләге белән, товарның җитешсезлекләрен юкка чыгаруны, сатып алу бәясен киметүне, шундый ук маркадагы товарга яки яңадан исәпләп башка маркадагы товарга алмаштыруны, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуны һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Димәк, сатучы үз таләпләрен көчләп тага алмый. Бу очракта Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыга кибет җитәкчесе исеменә фотоаппаратны алыштыру белән килешмәү һәм сату-алу килешүен өзү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә түләнгән акчаны кире кайтару турында дәгъва язарга булыштылар. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә кулланучыга сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумма кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International