2021 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында чара үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, чөнки без көн саен нинди дә булса хезмәтләр яки эшләрне башкарабыз яки сатып алабыз, димәк, көннән-көн без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Мөгаен, безнең һәркайсыбыз кулланучылар хокукларын бозуга бер генә тапкыр булса да юлыккандыр, шуңа күрә бу мәсьәләләрдә хокукый белемне арттыру өстендә эшләргә кирәк.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Мәгълүматка «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре җиткерелде.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүмат булу, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында таләпләр аңлатылды.