Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, Питрәч муниципаль районы территориясендә хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.
Чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында аңа түләүсез бирү таләбенә кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән таныштылар.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.