Әгәр сезнең кызыгыз бизәнергә ярата, һәм әниләренең бизәнү әйберләренә кызыга икән, аңа бизәнү әйберләре белән аерым шәхси шкатулка булдырырга вакыт!
Кызлар өчен бизәнү әйберләре төрле булырга мөмкин – алар агачтан, пластмассадан эшләнгән кыйммәтле булмаган бизәнү әйберләре, табигый вак ташлардан браслетлар һәм өлкәнрәк кызлар өчен мәрҗәннән эшләнмәләр. Чәч каптырмалары, ободоклар, диадема, һ.б. һ. б. алар беркайчан да артык булмый.
Кызлар өчен бижутерия - ул уенчык кына түгел, ә өлкәннәр - әниләр, өлкән апалар дөньясына якынаюга омтылыш. Моннан тыш, төрле киемнәр өчен бизәкләр ясау һәм аларны сайлый белү - кыз баланың зәвыгын һәм шәхси стилен формалаштыруга ярдәм итә.
Кыз баланың теләкләрен үтәү кыен түгел – балалар өчен бизәнү әйберләре бик арзан тора, ә китергән шатлык-куанычлары бик зур.
Шулай да базарларда һәм башка шикле урыннарда арзанлы бизәнү әйберләре сатып алу күңелсез хәлләргә китерерә мөмкин - баланың сәламәтлеген саклау беренче урында. Эшләнмә материаллары куркынычсыз булырга тиеш, ә бизәнү әйберләре барлык сыйфат стандартларына туры килергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре иң кечкенә принцесслар өчен бижутерия кибетендә кулланучылар белемен арттыру максатыннан чара үткәрде.
Катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының аңа шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында түләүсез бирү таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән таныштырдылар.