2021 елның 14 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Лаеш муниципаль районына чыгу кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре халыкның аң-белемнәрен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товарлар турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.
Социаль әһәмиятле товарлар мониторингын да читләтеп узмадылар - базар конъюнктурасы үзгәрешен күзәтү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.