Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2021 нче елның 14 нче июлендә Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.
Авыл халкы тарафыннан күп кенә сораулар бирелде, аларның күбесе товарлар сатып алу, тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару шартлары һәм сроклары, гарантия хезмәте күрсәтү, сыйфатсыз азык-төлек сатып алганда кулланучы таләпләре белән бәйле. Үз компетенциясе кысаларында барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде.