«Закамье» күмәртәләп сату базасында кизү тору уздырдылар

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Закамье» сәүдә базасының шәхси эшмәкәрләре белән очрашты. Белгечләр шәһәрнең сәүдә комплексларында мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрәләр.

Бу юлы дежур тору тематикасы «арзан бәядән сатып бетерү». Һәр сәүдә ноктасында диярлек «Распродажа» яки «Sale»сүзләре язылган элмә тактасы  бар. Кулланучыны, әлбәттә инде, мондый мәгълүмат җәлеп итә, әмма сатып алучыларның товарлар сатып алганда сатучыларның нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын барысы да белә. Арзан бәядән сату вакытында сатып алынган товар кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый дигән мәгълүмат кулланучыны ялгыш юлга этәрә, законда товарның кайда сатып алынуы, кибеттә яки базарда булмасын, гадәти бәядән яки ташлама беләнме – аерма юклыгы искәртелгән һәм кулланучы хокукларына мондый сатып алуның берничек тә йогынты ясамавы билгеле. Эшмәкәрләргә кулланучының хокуклары аңлатылды:

товарны 14 көн эчендә кире кайтару хокукы, ә гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, гарантия срогы дәвамында. Әгәр гарантия срогы булмаса яки ул ике елдан кимрәк булса, ике ел дәвамында, әгәр товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керсә һәм анда дефект ачыкланса, бу очракта, 15 көн эчендә мондый товарны кулланучы кире кайтарырга хокуклы, ә бу сроктан соң сез кулланучыга бушлай гарантия ремонтын тәкъдим итәргә тиешсез. Ремонт мөмкин түгел икән, товарны алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга бурычлы булачаксыз.

Шәхси эшмәкәрләр белән башка сораулар да каралды:

- сатып алучының күләме, формасы, төсе туры килмәгән сыйфатлы киемне алыштыру турында таләпләренең дөреслеге;

- гарантия ремонтын үткәрү вакытында товарны алыштыру өчен сатып алучының таләпләренең дөреслеге тәртибе һәм башка күп кенә мәсьәләләр.

Барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде, 5 шәхси эшмәкәр һәм 6 кулланучыга консультация бирелде.

Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International