Кулланучылар хокукларын яклау - кулланучы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән чаралар.
2021 елның 3 августында хосусый эшмәкәр Момедова Ж.Х. (Олы Әтнә авылы) «Якташ» азык-төлек булмаган сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлатып, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сатуның яңа кагыйдәләре белән таныштыру чарасы үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә конфликтлы ситуацияләрне хәл итү мисаллары буенча фикер алышынды һәм ваклап сату кагыйдәләрен бозганда җаваплылык турында мәгълүмат җиткерелде.
Сатучыларга низаглы хәлләргә юл куймау максатыннан чыгып, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасына игътибар итәргә тәкъдим ителде, чөнки кибетләрдә сатып алучыларга сәүдә хезмәте күрсәтүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү сәүдә предприятиесенең кулланучылар базарында көндәшлектә катнашу, аның конкурентлы өстенлеген формалаштыру юлының берсе булып тора.
Чара барышында территориаль органның контакт мәгълүматлары белән буклетлар тапшырылды.