Хуҗалык итүче субъектлар һәм физик затлар проблемаларны һәрвакытта да тыныч кына хәл итүне хупламыйлар

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына, Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге аша, гражданиннан саву аппараты алу турында мөрәҗәгать керде, сәбәбе - аны эксплуатацияләү барышында җитешсезлекләр ачыкланган, аппарат вакуум тудырмый. Җитешсезлекләр сатып алганнан соң ике көн узгач барлыкка килә, кулланучы телдән кибеткә мөрәҗәгать итә, анда товарны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә, сатучы кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм, кирәк очракта товарның сыйфатына тикшерү уздырырга тиеш, кулланучы тикшерү барышында катнашырга хокуклы. Шәхси эшмәкәрнең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгатеннән күренгәнчә, товар сатучы тарафыннан кабул ителгән һәм сыйфатын тикшерү өчен сервис үзәгенә җибәрелгән. Әмма сервис үзәге белгеченең бәяләмәсе кулланучы файдасына түгел – «эшләнмә техник яктан төзек һәм җитештерүче завод куйган техник характеристикаларга туры килә». Саву аппаратын кулланучы алган, әмма берничә көннән соң гражданин янә шул ук проблемалар белән сатучыга мөрәҗәгать иткән.

Товарда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туса, сатучы экспертиза үткәрергә тиеш. Экспертиза - нинди дә булса мәсьәләләрне тикшерү, аларны хәл итү өчен махсус белем таләп итә, мотивлаштырылган бәяләмә бирә. Башта экспертиза өчен кибет түли. Товарга экспертиза, кагыйдә буларак, махсус эксперт оешмалары тарафыннан үткәрелә һәм белгечләрне җәлеп итеп, товарның сыйфатын өстәмә тикшерә. Әгәр экспертиза нәтиҗәсендә товарның сыйфатын тикшергәндә ясалган нәтиҗәләр расланса, сатып алучы кибеткә экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрү белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш. Экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, сатып алучы аны суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы. Боларның барысы да сатып алучыга сатучы тарафыннан аңлатылды, гражданин моның белән риза булмады.

Хәзерге вакытта, товар кибеткә кайтарылган, чөнки кулланучы экспертиза үткәрүгә ризалык бирмәгән. Аның таләбе – акчаны кире кайтару. Хәл бәхәсле. Күп кенә хуҗалык итүче субъектлар һәм физик затлар проблемаларны һәрвакыт тыныч рәвештә хәл итә алмый, бу исә судка мөрәҗәгать итәргә сәбәп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International