Сатучылар гамәлдәге закон кагыйдәләрен үтиләр

2021 елның 17 августы, сишәмбе

2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Колор» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Сәүдә предприятиесе азык-төлек булмаган товарлар сату буенча специальләшә һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, территориаль органга бу объектка карата сатып алучылардан дәгъвалар озак вакыт дәвамында килмәгән.

Семинар-укулар барышында кибет хезмәткәрләренә «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы турында мәгълүмат җиткерелде. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән сату Кагыйдәләрендәге үзгәрешләр каралды, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Чара барышында сатып алынган җитешсезлекләре булган товарларга карата кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерү сроклары каралды. Сәүдә предприятиесендә техник яктан катлаулы товарлар сатуда булу сәбәпле, кимчелекләре булган товарны сатканда акчаны кире кайтару яки товарны алыштыру тәртибен карадылар. Моннан тыш, алышынырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген, шулай ук әлеге норманы үтәгәндә сатучының хокукларын һәм бурычларын җентекләп өйрәнделәр.

Семинар-укулар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International