Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре районның сәүдә объектларында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән файдалы очрашулар оештырды һәм үткәрде.
Түгәрәк өстәл артында җыелучылар кулланучылар базары өлкәсендә норматив-хокукый актларның таләпләре: ваклап сату-алу килешүе буенча сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау» РФ Законы турында фикер алыштылар. Катнашучыларга сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде, сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне хәл итү тәртибен конкрет мисалларда тикшерделәр.
Әйтик, җиһазлар сатып алучылардан шундый сораулар килә:
- Комплект булмаган товар сатканнан соң нишләргә?
Шуны аңлатабыз, бу очракта РФ ГК 480 ст.1 өлеше нигезендә кулланучы сатучыга таләпләрнең берсе белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы: сатып алу бәясен киметү; товарны тиешле срокта комплектлаштырып бетерү. Әгәр сатучы тиешле срокта күрсәтелгән таләпләрнең берсен үтәмәсә, кулланучы комплектлы булмаган товарны комплектлы товарга алыштыру турында таләпне күрсәтергә яки сатып-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм, сыйфатсыз товарны сатудан аермалы буларак, түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.