Питрәч районы Кобяково авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Питрәч муниципаль районы Кобяково авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү күчмә кабул итүләр графигы нигезендә һәм ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча уза.

Чара башында авыл җирлегендә яшәүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Күчмә кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән гражданнарга үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде: сыйфатсыз товарлар, шул исәптән яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарлары сатып алу, тиешле мәгълүматсыз товарлар сатып алу очракларында кулланучыга нишләргә кирәк 1әм башка шундый сораулар тикшерелде.

Тиешле сыйфаттагы техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару яки алыштыру, заказларны үтәү срокларын бозганда кая мөрәҗәгать итәргә, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару шартлары, күләме, фасоны яки габаритлары буенча туры килмәгән товарларны кире кайтару турында консультацияләр бирелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар базарында төрле хокук бозулар ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язмача мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде. Аларга товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының нинди документлар белән расланырга тиешлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде.

Күчмә кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашуларның форматы инде традициягә әверелде. Күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, торак пункттан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International