Кулланучылар, сезнең өчен!

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Безнең ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә кулланучыларның ышанычы югары булып кала бирә, әмма кулланучылар базары, эшләр һәм хезмәт күрсәтү базары камиллектән ерак, дип саныйбыз.

Бу өлкәдә төп юнәлеш - мөмкин булган тәртип бозуларны профилактикалау, ә аларны ачыклау очрагында – кыен хәлләрне ирекле (судка кадәр) тәртиптә бетерү.

Безнең эшнең бер формасы булып күчмә консультация пунктларын оештыру тора. Әлбәттә, телефон аша мөрәҗәгать итәргә дә була, әмма еш кына документлар, килешүләр белән танышу өчен шәхси контакт кирәк.

Даими эшләүче консультация пунктларына ихтыяҗ зур, ә эре сәүдә комплексларында һәм базарларда - ул, беренчедән, «сатып алучы - сатучы» мәнфәгатьләре туры килә торган урыннар, икенчедән, бу шопинг белән уңышлы бәйләү мөмкин булган объектларда файдалы мәгълүмат алуга китерә.

Үз хокукларын якларга җыенган барлык кешеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына (Һади Такташ ур., 94, тел.: 277-94-96) һәм безнең консультация пунктларына чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International