Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Ташлы Кавал авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Бу чарада, авыл халкыннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең халык кулланышы товарлары сыйфатын контрольдә тоту бүлеге начальнигы Светлана Груздева һәм авыл җирлеге башлыгы да катнашты.
Марина Егорова җыелучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аерым мәсьәләләрне конкрет мисалларда карап, аларның хокуклары белән таныштырды. Шуннан соң кулланучыларда булган сораулар буенча фикер алышу булды. Бирелгән сорауларның күбесе сатып алына торган товарларның: көнкүреш техникасы, кием-салым һәм аяк киеме сыйфатына кагылышлы иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сорауларның күбесе урында, диалог барышында хәл ителде, ә кулланучылар аларның законлы хокуклары бозылган очракта, мәгълүмат һәм гамәлләр алгоритмын өйрәнде.
Күчмә чара барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында да искә төшерделәр, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат – кулланучының барлык мөһим һәм актуаль бүлекләргә онлайн керү мөмкинлеге бар, мәгълүмат даими рәвештә актуальләшә, шулай ук гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала.
Гамәлдәге практика тагын бер кат раслый – күчмә кабул итүләр авыл халкы өчен кирәкле булып кала, бу чараларда кулланучылар үзләренең проблемалары белән бик теләп уртаклаша.