Җәйге сезонда популяр пунктлар булып прокатка катамараннар, көймәләр, һәм башка спорт инвентаре бирү тора. Прокатка инвентарь алганда, гадәттә, залог сыйфатында билгеле бер суммада акча калдырырга кирәк, әмма кайбер урыннарда паспорт яки машина йөртү таныклыгы таләп ителә. Мондый таләп милекне кире кайтару гарантиясен алу теләге белән бәйле, әмма ул законсыз санала.
Гражданин паспорты аның шәхесен раслаучы документ булып тора. Машина йөртү таныклыгы транспорт чаралары белән идарә итү хокукын раслаучы документ булып тора. Әлеге документлар милек булып саналмый һәм залог предметы була алмый.
Залог сыйфатында мондый документларны калдыру куркынычсыз түгел. Прокатны гамәлгә ашыручы оешмалар аларны прокатка алу вакытында таләп итәргә хокуклы түгел. «Россия Федерациясе гражданы паспорты турында»гы закон нигезендә, гражданнан, законнарда каралган очраклардан тыш, паспортны сорап алу тыела. Моннан тыш, гражданинның шәхесен раслаучы документны (паспорт) залог итеп кабул иткән өчен кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә җаваплылык каралган.
Прокат пунктларына үзләренең мөлкәтен ничек саклый ала соң? Гражданин белән килешү төзү вариантларның берсе булырга мөмкин, анда милекне бозган, кире кайтармаган очракта һәм башкалар өчен штраф санкцияләре төгәл язылачак. Классик чара булып акчалата залог тора. Моннан тыш, гражданнар, РФ ГПК 446 маддәсендә язылганнан тыш, үз мөлкәтен прокатка бирү пунктында калдыра ала. Закон буенча түбәндәге милек төрләре: торак бина, җир кишәрлекләре, йорт һәм көнкүреш предметлары, шулай ук индивидуаль кулланылыштагы әйберләр, шул исәптән кием-салым һәм аяк киемнәре дә залог була алмый.