Тиешле документларсыз һәм яраклылык срогы чыккан сыра сату факты билгеләнд

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына Яр Чаллы шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 18 августында үткәрелгән контроль чара барышында товар озату документларыннан башка, шулай ук яраклылык вакыты чыккан «1 специализированный» кибетендә алкогольле продукция (сыра) әйләнеше факты ачыкланды, 33,65 литр  сыра законсыз әйләнештән алынды.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.43 ст.2 өлеше, 14.6 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хокук бозулар өчен административ җаваплылык һәм штраф санкцияләре каралган:

РФ КоАП 14.16 ст. 2. бүлек буенча  10 000 (ун мең) сумнан алып;

РФ КоАП 14.43 ст. 2 өлеше буенча 30 000 (утыз мең) сумнан алып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International