Тыелган вакытта алкогольле продукцияне ваклап сату факты билгеләнде

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Алабугада сыра сату вакытын чикләүне бозу факты ачыкланды.

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән алкогольле продукцияне ваклап сатуны 22-00 сәгатьтән 10-00 сәгатькә кадәр тыю билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре иртәнге вакытта алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү чорында, Казан ур., 62 йорт адресы буенча урнашкан «Азык-төлек» кибетендә сыра сату фактын ачыклаган.

Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International