Кредит шартнамәләре еш кына процент ставкаларын киметүне күз алдында тота, әгәр дә акча алучы иминиятләштерү, юридик консультацияләр, телемедицина һәм башка өстәмә хезмәтләргә ризалашса. Мондый очракларда кредитның тулы бәясе (ПСК) бу сервислар өчен түләүне исәпкә алырга һәм бурычка алучының мөмкин булган чыгымнарын чагылдырырга тиеш. Россия Банкы шундый аңлатманы чыгарды.
Банклар, микрофинанс оешмалары (МФО) һәм башка кредиторлар ПСКны квадрат кысада зур шрифт белән килешүнең беренче битендә күрсәтергә тиеш. Регулятор аңлатып узганча, ПСК кредит буенча иң зур ставкадан чыгып исәпләнә, әгәр ул заемчының гамәлләренә яки карарларына бәйле булса. Әйтик, процентлар кеше банкоматтан кредит исәбенә акча алганда, кибеттә товар өчен түләгән вакыттагыдан югарырак булырга мөмкин.
Шул ук вакытта кредиторлар еш кына клиент өстәмә хезмәтләр алса, ставканы киметергә тәкъдим итәләр. Әмма кешегә аның кредит буенча түләве ни дәрәҗәдә үзгәрәчәге турында хәбәр итмиләр.
Россия Банкы кредиторларга ПСКны клиентлар кредит буенча процентны киметүгә алмашка түләүле сервисларга риза булган очраклар өчен дә исәпләргә тәкъдим итте. Һәм алар процентларда һәм сумнарда, шул исәптән өстәмә хезмәт күрсәтүләргә чыгымнарны исәпкә алып, мөмкин булган кадәр артык түләүне күрсәтергә тиеш. Мондый алым заемчыларга реаль кредит йөкләнешен дөрес бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Кредит килешүе төзегәндә сезгә өстәмә сервислар, иминиятләштерү тәкъдим ителсә, бу очракта ставканы киметергә вәгъдә итсәләр, һичшиксез, гомуми түләүнең нинди булачагы белән кызыксыныгыз. Әгәр ул ПСК белән чагыштырганда югарырак икән, Россия Банкының интернет-кабул итү бүлмәсенә зарланыгыз.
Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан булдырылган мәгълүмати-агарту ресурсыннан мәгълүмат:
https://www.fincult.info/news/polnaya-stoimost-kredita-dolzhna-uchityvat-tsenu-dopolnitelnykh-uslug/
Казан территориаль органы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясы нигезендә, башкаручы кулланучыга эшләр, хезмәтләр турында үз вакытында һәм дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүче кирәкле мәгълүмат бирергә тиеш, дип искәртә.