2021 елның 11 сентябрендә Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Сәүдә 15 мәйданчыкта, шул исәптән, Лаврентьев һәм Адоратский урамнары киселешендә чатыр ярминкәсендә оештырылды.
Кулланучыларга консультация бирү һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә үз вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан консультация пункты оештырылды.
Мондый чараларда катнашуның төп максаты - гражданнарга кулланучылар базарындагы вәзгыятьне ачыкларга, кулланучылар һәм сатучыларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләргә, кулланучылар хокукларын яклау һәм әлеге өлкәдә закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итү.
Белгечләргә сатып алучылар гына түгел, сатучылар да сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан консультация пунктларын оештыру - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында оператив хәл итү.
Мөрәҗәгать иткән барлык кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә карамаган мәсьәләләр буенча нинди оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Бу көнне килүчеләр «Вестник потребителя Татарстана» газетасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмат һәм кулланучылар өчен белешмәлекләрдә булган актуаль мәгълүмат белән танышу мөмкинлегенә ия булды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе урында сораулар бирү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерделәр.