Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектларда даими рәвештә укулар үткәрә. Шул уңайдан, 2021 елның 13 сентябрендә, «Партнер» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырылды.
Азык-төлек булмаган товарлар сатучы кибетнең ассортименты бик зур, шуңа күрә кибеттә, кагыйдә буларак, кеше күп. Димәк, кайвакыт сатучы белән сатып алучы арасында товарлар сатып алу белән бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыга.
Чара башында сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар тапшырылды, чөнки кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны кулланучылар базарында катнашучыларның барысы да белергә тиеш.
Чара барышында сәүдә предприятиесе хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Тиешле һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе җентекләп аңлатылды.
Чара барышында кибет сатучыларын кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде. Бәхәсле хәл килеп туган очракта консультация сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.