Ярминкә барышында консультацияләр бирелде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләренә кызыксынулары елдан-ел арта гына бара. Моны иртән үк район үзәге мәйданына шау-гөр килеп җыелган халык исбатлады. Ярминкәгә килүчеләр җитештерүче бәясеннән яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт әйберләре, умартачылык продукциясе һәм башкалар сатып ала алдылар. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучыларны тапты, ә тегеләре, үз чиратында, яхшы экологик чиста продукциягә ия булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәләрдә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан консультацияләр үткәрде. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контакт номерлары язылган визит карточкалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International