Казан метросында гадәти булмаган поезд барлыкка килде

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

«И Туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»

Казан шәһәре Башкарма комитеты метрода милли этник символикада рәсмиләштерелгән гадәти булмаган поездны күрергә мөмкин, дип хәбәр итә. Мондый поезд Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы мирасына әверелде. Һәр вагон төрле телләрдә рәсмиләштерелгән, мәсәлән, татар, рус, мари, чуаш һ.б. вагоннар тышкы якта гына түгел, эчтән дә млли бизәлгән. Мондый вагоннарда шәһәр халкы һәм кунаклары лингвистик фәннең кызыклы фактларын белә, яңа сүзләр өйрәнә яки әдәби әсәрләрдән өзекләр укый алачак. Шулай ук төрле телләрдә мәхәббәт аңлатуның ничек яңгыравын ишетергә мөмкин булачак. Үзенчәлекле поезд ел ахырына кадәр йөриячәк.

Казан территориаль органы хезмәткәрләре әлеге идеяне күреп бәяләделәр һәм әлеге поезд өзлексез йөрер дип өметләнәләр. Шуңа бәйле рәвештә эшкә яки эштән өйгә кайтканда үзенең рухи, әхлакый, шулай ук лингвистик дәрәҗәсен күтәрү белән бергә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International