Өлкәннәр өчен чара үткәрелде

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көнен октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтәбез. Бу тантана халыкара статуска ия. Бәйрәмнең тарихы узган гасырның 70 нче елларыннан ук башлана.

Кемдер: «ә бу бәйрәм ни өчен кирәк?» дигән сорау бирергә мөмкин. Җәмгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына һәм кыенлыкларына җәлеп итәр өчен кирәк бу бәйрәм. Бу көн өлкәннәрнең җәмгыять тормышында нинди зур өлеш кертүләрен онытмас өчен кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, өлкән буын көн саен мәхәббәт һәм кайгыртуга мохтаҗ.

Бәйрәм алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең чаралар планы нигезендә, Әлмәт территориаль органы белгечләре Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыятенең социаль-тернәкләндерү предприятиесендә булдылар, анда өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының җылысын һәм ярдәмен теләделәр.

Белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге һәм вәкаләтләре турында сөйләделәр, сурдотәрҗемәче катнашында кулланучылар хокукларын яклау буенча кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, кулланучы хокуклары турында сөйләделәр. Гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләре, аларны хәл итү юллары китерелде. Моннан тыш, социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктларына бәяләр турында да хәбәр иттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау программасы логотибы төшерелгән канцелярия товарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контакт мәгълүматлары тупланган буклетлар таратылды.

Өлкәннәр фикер алышына торган темаларның актуальлегеннән бик канәгать калдылар һәм аларга зур кызыксыну белдерделәр.

Өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә корганда, без аларга күбрәк игътибар бирергә кирәклегенә тагын бер тапкыр инандык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International