Казан шәһәре Үзәк китапханә системасында кизү тору турында мәгълүмат

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, 1-10 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, 2021 елның 30 сентябрендә Казан шәһәренең Үзәк китапханә системасында өлкән яшьтәге кешеләрнең кулланучылар белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән кизү тору үткәрде. ТР буенча Роспотребнадзор рекомендацияләрен исәпкә алып, шәһәр китапханәләрендә тематик китап күргәзмәләре һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашында мәнфәгатьләр буенча клубларның бәйрәм очрашулары оештырылачак. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен Казан шәһәре китапханәләрендә үткәрелә торган мондый очрашулар форматы инде традициягә әйләнде һәм алга таба да дәвам итәчәк. Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International