Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрелде

2021 елның 1 октябре, җомга

«Барысы да көнкүреш өчен - бернәрсә дә онытылмаган!» хаклы рәвештә «1000 вак-төяк» кибетләренең девизы санала. Нәкъ менә биредә, акчаны янга калдырып, йорт һәм бакча өчен кирәк булган барлык әйберләрне табарга була: көнкүреш техникасы, савыт-саба һәм хуҗалык товарлары, люстра һәм электротехник товарлар, ванна бүлмәсе өчен сантехника һәм җиһазлар, төзелеш һәм бизәү материаллары, йозаклар һәм инструментлар, шулай ук бакча өчен товарлар, мебель һәм техника. Яңа ел алдыннан биредә ясалма чыршыларны сайлау мөмкинлеге һәрвакыт киң була.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык кибетендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Кагыйдәләр һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, претензияләрне карап тикшерү тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды. Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тапшырылды.

Өстәмә рәвештә оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International