«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт күрсәтүчеләр белән әңгәмә үткәрелде

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне - үзенчәлекле бәйрәм. Теге яки бу мәсьәләләрдә ярдәм итү, ярдәм күрсәтү - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәргәндә төп бурычларның берсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән онлайн әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм үтемле системасын булдыру иде. Әлеге чара барышында хезмәт алучылар кулланучылар буларак аларның хокукларын яклау белән бәйле сораулар бирә алдылар. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Үткәрелгән әңгәмә әлеге чараларны үткәрү кирәклеген күрсәтә, чөнки гражданнарның барлык категорияләре дә үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белемгә ия түгел. Катнашучылар өстәмә рәвештә тиешле тематикалы вебинарлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International