«Уңыш 2021» ярминкәсе узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Сентябрь аеннан башлап ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Ипподром территориясендә «Уңыш-2021» авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Ярминкәдә катнашу өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, крестьян һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, якын-тирә районнарның шәхси ярдәмче хуҗалыклары, шулай ук шәһәр халкы чакырылган иде.

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ярминкәдә булдылар, тәкъдим ителгән товарларның ассортименты, бәяләре белән таныштылар, шулай ук сатучылар һәм ярминкәгә килүчеләр белән аралаштылар. Ярминкәдә катнашучылар мондый социаль ярминкәләр үткәрү кирәклеген билгеләп үтәләр. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр үз товарларын арадашчылардан башка турыдан–туры сатып алучыга тапшыра ала - бу яшелчә, кош ите, эре мөгезле терлек ите, бал һәм башка бик күп нәрсәләр. Шәһәрлеләр, үз чиратында, арзан бәяләрдән азык-төлек сатып ала алалар. Территориаль орган белгечләре тарафыннан буклетлар тарату буенча акция һәм консультация пункты оештырылды, анда алар ярминкәгә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International