Кибеттә ГОСТ таләпләренә туры килми торган алкогольле продукция (сыра) әйләнеше ачыкланган

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына Түбән Кама шәһәрендәге сәүдә нокталарының берсендә 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозып алкогольле һәм спиртлы продукция сату гамәлгә ашырыла, дип хәбәр килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кергән мәгълүмат тикшерелде, контрольлек чарасы барышында әлеге факт үзенең раславын тапты. Кибеттә ГОСТ таләпләренә туры килми торган (яраклылык вакыты чыккан) алкогольле продукция (сыра) әйләнеше, шул рәвешле, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын тудырып башкарылган. Моннан тыш, ике атамадагы сырага товар-озату накладнойлары булмаган килеш, сертификатларның яки ярашлылык турында декларацияләрнең туры килү-килмәве турындагы белешмәләрне күрсәтмичә генә сатылган.

Бәян ителгәннәр нигезендә, РФ КоАП 14.43 статьясындагы 2 өлеше, 14.45 статьясы нигезендә, шәхси эшкуар гамәлләрендә дәүләт органы тарафыннан 14.16 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ хокук бозулар вакыйгаларының булу-булмавын күрсәтә торган тиешле мәгълүматлар каралган. Шуңа бәйле рәвештә Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International