Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелә.
Казан территориаль органы кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә консультация ярдәме күрсәтә. Хуҗалык итүче субъектлар өчен консультацияләр аларның мөрәҗәгатьләре буенча телефон аша, шулай ук базарларда кизү тору, консультация пунктлары эше вакытында үткәрелә. Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар буенча аңлатмалар бирелә.
2021 елның 9 аенда 361 хуҗалык итүче субъект вәкилләренә консультацияләр бирелде.
Сатучыларны, хезмәтләрне башкаручыларны кулланучылар кебек үк сораулар кызыксындыра: кулланучы дәгъва белдерә ала торган сроклар, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, экспертиза үткәрү тәртибе, «Кулланучылар почмагы» булу, шулай ук һәр якның җаваплылыгы.
Сатучыларга товарлар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат җиткерергә, шулай ук түләнгән товар өчен касса, товар чегын бирергә тәкъдим ителде. Сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасына һәм конфликтлы хәлләрне булдырмауга аерым игътибар бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, консультация биргән сатучылар ягыннан сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлеген тормышка ашыру белән кызыксыну сизелде.