Кулланучы әлифбасы: зур габаритлы товарны ремонтка кем хисабына алып килергә тиешләр?

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Агымдагы елның октябрь башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «кайнар линия» телефонына Алабуга муниципаль районыннан өлкән яшьтәге хатын-кыз сыйфатсыз товарны китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

Үзенең мөрәҗәгатендә ул суыту камерасы сатып алганын аңлатты, ул өч атнадан соң эшләүдән туктаган, димәк, алга таба эксплуатацияләнергә тиеш түгел. Кибет сатучысы, шалтыратып сөйләшкәдә, аңа суыту камерасын үз хисабына гарантия ремонтын үткәрү өчен алып килергә кирәк, дип хәбәр итә. Кулланучы сорый: сатучының таләпләре дөресме?

Әлеге мәсьәлә буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатмалар бирелде. Аның нигезендә ремонт, бәяләү, алыштыру һәм (яки) кире кайтару өчен биш килограммнан артык авырлыктагы зур габаритлы товарны китерү сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) хисабына башкарыла.

Нәтиҗәдә, бу мәсьәлә кулланучы файдасына хәл ителде. Гарантия ремонтын үткәрү өчен туңдыру камерасы сатучы көче белән китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International