Арчада яшелчә һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән беренче ярминкәләр үтә башлады. 2021 елның 6 октябрендә Арча шәһәрендә чираттан тыш авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда кишер, бәрәңге, суган, кәбестә, чөгендерне җитештерүчеләр бәясеннән сатып алырга була иде. Шулай ук сатуда ит, казылык әйберләре, сөт продукциясе, бал тәкъдим ителгән иде. Ярминкәләрнең максаты - азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуын тоткарлау һәм халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү.
Ярминкә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре шәһәр халкына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде. Шулай ук кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.