182, 81 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 8 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 6 октябрендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы шәһәре, Аркылы урамы, 3а йорт адресы буенча урнашкан «Продуктлар» кибетендә күпфатирлы йортта ишегалды ягыннан урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыкланды. 182, 81 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

«Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ  номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезендә, күпфатирлы йортларда урнашкан сәүдә предприятиеләрендә, күп фатирлы йорт ишегалды ягыннан оештырылган сатып алучылар (кулланучылар) өчен керү тыела.

Тиешле тәртипне бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм аны карап тикшерү өчен ведомствога җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International