Нурлат районында «фанфуриклар» дип аталган хәмер продукциясен тартып алдылар

2021 елның 15 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең 2021 елның 30 сентябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы карарын үтәү йөзеннән уртак эш оештырылды.

2021 елның 13 һәм 14 октябрендә Нурлат районы сәүдә нокталарында үткәрелгән контроль чаралар барышында 6 хуҗалык итүче субъектта 7 хокук бозу очрагы ачыкланды:

- Алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләмәүнең 2 очрагы (22 сәгатьтән соң сыра сату);

- Сыра продукциясенә товар-озату документлары булмауның 2 очрагы;

- Яраклылык вакыты чыккан сыра сатуның 1 факты;

- БДАМСта алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу факты;

- Йомшак полимер төрелмәдә 100 мл күләмендә спиртлы сыеклык белән тутырылган «фанфуриклар» сатуда булу факты.

Гамәлдәге законнар нигезендә, 240 литрдан артык алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International