«Хан» кибетендә төнлә аракы сату факты ачыкланган

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына ТР, Чаллы ш., г. Камал ур., 30а й. адресы буенча урнашкан «Хан» кибетендә төнлә алкогольле продукциясе сату турында шикаятьләр килде.

2021 елның 22 октябрендә территориаль органның Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы белән уртак эше кысаларында төнге вакытта ваклап сату вакытын чикләү чорында аракы сату факты расланды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пункты нигезендә (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча вазифаи затка һәм юридик затка карата административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International