2021 елда ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья сыйфат атнасы 8-14 ноябрь көннәрендә «Сыйфат - һәркемнең эше!» шигаре астында уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган Питрәч муниципаль районы халкының кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрде.
Кулланучылар үз хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралды:
- шәхси эшмәкәр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү турында;
- килешүне рәсмиләштерү турында (квитанцияләр);
- товарга түләү тәртибе турында;
- товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары турында;
- сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аларны карау сроклары турында һ. б.
Шулай ук М. Егорова Питрәч авылында төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибетендә булды. Сатып алучылардан аларның үз хокуклары турында белүләре белән кызыксынды, киңәшләр бирде.
- Товарны нинди шартларда кире кайтарырга мөмкин икәнлеген беләсезме? – дип сорады ул кассада басып торган сатып алучы Андрей Аккуратновтан.
- Чек булган очракта, - дип җавап бирде ул. – Тик менә янәшәдә генә кибет бар, аңа бүтән йөрмим. Мин анда дача өчен суүткәргеч кран сатып алдым, ул миңа туры килмәде. Товарны кире кайтарып булмый, - ди пенсионер.
- Сезнең 14 көн эчендә товарны кире кайтарырга хокукыгыз бар иде. Әгәр сездә чек юк икән, товар сатып алган көнне искә төшерергә, шаһитлар белән кибеткә кире килергә генә кирәк иде. Чек булмау товарны кире кайтарудан баш тарту өчен сәбәп түгел, - дип аңлатты Марина Ивановна.